Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Чәч нигә коела?

Чәч төбен ышкып, кутикулаларны җимереп бетерергә, кайнар яки салкын су белән юарга ярамый.

Америка парикмахеры Брэд Мондо чәч юганда төп хатаны атаган. РЕН ТВ каналы шул хакта хәбәр итте.

Стилист сүзләренчә, кешеләр шампуньне баш тиресенә бик каты итеп ышкый. Шуннан соң чәч кутикулалары ватыла, чәч коела башлый.

«Күпләр чәч юганда шампунь сөртеп, чәчләрен чуалтып бетерә. Кайсыбер кешеләр баш тиресен тырнаклары белән ышкып чистарта. Болай эшләргә ярамый», — ди белгеч.

Мондо шампуньне әйләнмә хәрәкәтләр белән ышкымаска, бер яктан икенче якка таба җайлап кына юарга киңәш итә.

Чәчләр нинди озынлыкта булуга карамастан, ике тимер акча зурлыгында гына шампунь алып, аны чәчнең төбенә генә ышкырга кирәк. Стилист чәчне кайнар яки салкын су белән түгел, ә җылымса су белән юарга киңәш итә, диелә хәбәрдә. 

Фото: pixabay.com

Чыганак:  https://intertat.tatar/news/questions_answers/27-01-2021/ch-ch-nik-koela-yaki-bash-yuganda-t-p-hata-nindi-5801537

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев