Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Бу гадәтләр гомерне кыскарта

Америка галимнәре, эксперимент нәтиҗәләренә сылтама ясап, артык күп су эчү һәм интерваль ач тору сәламәтлеккә зыян китерергә һәм гомер озынлыгын шактый киметергә мөмкин, дип белдерде.

Күбрәк сыеклык эчәргә кушкан диетологлар киңәшенә карамастан, аны артык куллану вакыт узу белән баш миенең шешенә китерергә мөмкин, бу авыр инвалидлык һәм хәтта үлем белән яный.

Диета тоту һәм сәламәт туклану кагыйдәләре дә кеше организмына файда китерми, дип ачыклаган белгечләр.

Экспертлар сүзләренчә, дөрес туклану, бигрәк тә еш кулланыла торган интерваль ачлыктан җәфа чигү артык авырлыкка каршы көрәштә уңышсызлыклар фонында психика бозылуга да, ашкайнату өлкәсендә хроник җитешсезлекләргә дә китерергә мөмкин.

Ә эчәклек һәм ашказанының рагы – барлык онкологик авырулар арасында иң киң таралган һәм үлем белән тәмамланган яман шешләрнең берсе.

Шуңа күрә галимнәр кешеләргә башка кагыйдәне исә тотарга киңәш итә, аның нигезендә бу тормышта барысы да чама белән кулланылырга тиеш.

Фото:татар-информ

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев