Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Барлык авырулар да умыртка баганасыннан килә

Умыртка авыртса нишләргә?

Умыртка баганасы авырткан очракта, кеше үз-үзенә төгәл диагноз куя алмый. Шуңа да аркада авырту сизсәгез, әгәр дә ул авыр күтәрүдән, салкын тиюдән сакланып та ике атна дәвамында бетми икән, кичекмәстән үзегезнең участок табибына барырга кирәк. Ул сезгә махсус белгечләргә невролог, вертебролог, травмотолог, нейрохирургта тикшеренергә юллама бирер. Магнит-резонанс яки рентген тамографиясе үтәргә дә туры килүе мөмкин. Авыртуның сәбәбе ачыкланмый торып аны дәвалап булмый.

Борынгы кытайлылар: «Барлык авыртулар да умыртка баганасыннан килә», дигәннәр. Умыртка баганасы берсе өстенә берсе дискалар ярдәмендә тоташкан 34 данә умырткадан тора. Умыртка баганасы кеше организмында ике бик мөһим функцияне үти. Беренчесе  таяну-хәрәкәт. Икенчесе - саклану, ул арка миен механик зарарланудан саклый. Ә арка миеннән башка скелет һәм мускул системасының һәм тормыш өчен кирәкле башка органнарның эшчәнлеге мөмкин түгел. Шуңа да умырткаларның һәм умыртка ара дискаларның күченүе авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Барысы да умыртка баганасының нинди өлеше һәм кайсы умыртканың зарарлануына бәйле. Әйтик, умырткалыкның муен өлешенең  беренче умырткасы баштагы кан әйләнеше, баш тиресе, баш мие, эчке һәм урта колак, нерв системасы белән бәйләнештә тора. Әлеге умыртканың аз гына күченүе дә баш әйләнүе, баш авырту, мигрень, нервлану, йокысызлык, даими томау төшү, баш сөяге эче басымы күтәрелү, хәтер югалу, хәлсезлек барлыкка килүгә сәбәп булырга мөмкин. Шулай итеп умырткалыктагы 34 умыртканың һәркайсы организмның аерым бер органы белән тоташкан һәм аларның күченүе күп төрле авырулар башлануга сәбәп булып тора. Ә кайсы умыртканың урыныннан күчүен тәҗрибәле табиблар, массаж ясаучылар яисә мануаль терапевтлар билгели ала.

Табиб белән киңәшегез

Фото https://img.anews.com

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев