Бәрәңге боткасы тәмле булсын өчен киңәшләр
Дөрес бәрәңге сайларга кирәк. Аның өчен яхшы пешә торган крахмалга бай сортын сайлагыз. Ул күбесенчә ак бәрәңгедә була. Кызыл бәрәңгедә крахмал азрак, ул кыздыру өчен яхшы. Сары бәрәңге ярып пешергәндә отышлы, чөнки ул формасын саклый һәм катырак була.
– Бәрәңгене кайнар суга салып пешерсәгез, ул тигез пешмәячәк. Тышкы ягы тиз пешеп, эчке ягы катырак булырга мөмкин. Шуңа да аны салкын суга салып пешерегез.
– Бәрәңге пешә торган су артык кайнамасын да.
– Бәрәңгене артык вак кисәкләргә дә бүләргә кирәкми. Ул тиз пешә һәм үзенә суны күп ала.
– Тозны бәрәңге пешә торган су кайнап чыккач салыгыз.
– Бәрәңгенең суын сыккач, шунда ук изәргә тотынмагыз. Бераз кипкәнен көтегез. Кабат ут өстенә куеп, кәстрүл төбендә калган суны парга әйләндереп бетерсәгез дә була.
– Бәрәңгегә фәкать җылы сөт кенә салыгыз. Салкын сөт соры төс бирә, тәмен дә бетерә. Сыер мае да җылы булырга тиеш.
– Бәрәңгене миксер яки блендер белән изәргә тырышмагыз. Ул бик тиз изеп, крахмалын “җимерә” һәм резин массага әверелә.
Бәрәңге боткасы икенче көнне тәмен югалта, текстурасы да үзгәрә, шуңа да аны бер ашарлык итеп кенә пешерегез.
Чыганак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев