Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Ашагач баш авырту нәрсәне аңлата?

Ашагач баш авырту җитди чирләр турында кисәтергә мөмкин. Бу турыда табиб Оксана Хамицева сөйләгән. URA.RU сайтында шул турыда язылган.

Беренче билгесе – шикәр авыруы яки ашказаны асты бизе белән проблемалар булуы мөмкин. Табиб сүзләренчә, башта кисәк кенә канда шикәр микъдары арта, аннары шулай ук тиз генә бу күрсәткеч төшеп китә.

«Бу баш миендә энергетик ачлык барлыкка китерә, шулай итеп баш авыртуы сигналы була», – ди табиб.

Кайбер очракта ашагач баш авырту аллергия билгесе дә булырга мөмкин. Ризыкның составын карарга кирәк.

Ашагач баш авырту токсик матдәләр йогынтысында да булырга мөмкин, диелә хәбәрдә.

Фото: pexels.com

Чыганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев