Ак кроссовка һәм кедаларны чистарту ысуллары
Кирәкле кызыклар сандыгы

Ак кроссовка һәм кедаларны чистарту ысуллары

Сезгә ак кроссовкаларны ничек чистартырга мөмкин булуы турында язып үтәбез

1 ысул. Аш серкәсе, кер юу порошогы, лимон согын бергә кушабыз. Болгатабыз. Аяк киеменә сылыйбыз. 10 минутка калдырабыз, җылы су белән юып төшерәбез.

 

2 ысул. Сода һәм аз гына кер юу порошогын кушып, аяк киеменең пычрак өлешенә сылыйбыз. Кайнар су белән юып төшерәбез.

 

3 ысул. Тирән савытта бер кашык аш серкәсе һәм бер кашык ацетонны кушабыз. Мамык дискны чылатып, аяк киеме өслеген сөртәбез. Җылы су белән чайкыйбыз.

Фото: /pixabay.com

Чыганак


Нет комментариев