Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Залим ир – хатын өчен бәла

Кызганычка каршы, хатыннарын даими кыйнап, кимсетеп яшәүче ирләр шактый. Моның сәбәпләре төрле булса да, андый ир белән яшәү тәмүгъка әверелә. Кайбер хатын-кызлар җәберләүләргә озак еллар түзеп яши, кызганычка каршы, полициягә гомерләренә куркыныч янаганда гына мөрәҗәгать итәләр.

Баулы шәһәр прокуроры вазифаларын башкаручы Максим Жолобов редакциягә хәбәр иткәнчә, Баулы районында яшәүче 32 яшьлек ир-ат тормыш иптәшен даими кыйнап яшәгән. Һәм, тикшерү барышында ачыкланганча, моны ул аңлы рәвештә эшләгән.

Мәсәлән, узган елның көзендә, алкоголь исереклеге хәлендә, әлеге ир-ат хатынына йодрыклары белән ташланган. Хәтта, муеныннан эләктереп алып, буа башлаган. Берничә ай үтүгә, әлеге хәл тагын кабатланган. Исерек ир бу юлы хатынын чәченнән эләктереп алып кыйнаган, буып үтерә язган. Хатын-кыз могҗиза белән исән калган. Ир-ат исерткечләр кулланган саен шундый хәл кабатланган.

Гаепләнүче башлангыч тикшерү һәм суд тикшерүе барышында үзенең җинаять кылганлыгын тулысынча таныган.

Суд аны җинаять кылуда гаепле дип тапкан һәм 11 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләгән. Ир-ат моңа кадәр шартлы хөкемгә тартылган булган инде. Суд, шартлы хөкемне гамәлдән чыгарып, җәзаларны өлешчә кушу юлы белән, колония-поселениегә бер ел да өч айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләгән.

Баулы шәһәр прокуратурасы мировой судьяның хөкем карары белән ризалашкан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев