Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Закон бозу ачыкланган

Баулы шәһәр прокуратурасы районның алты авыл җирлегендә су белән тәэмин итү һәм канализация турындагы закончалык үтәлешен тикшергән һәм закон бозуларны ачыклаган. “Баулы-информ”га бу хакта шәһәр прокуратурасы матбугат төркеме хәбәр итте.

Тикшерү барышында ачыкланганча, Баулы районының рәсми сайтына үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системасыннан файдаланучы абонентларга су сыйфаты турында, суның сыйфатын тиешле таләпләргә тәңгәлләштерү чаралары планы турында, 2019 елда әлеге планнар үтәлеше нәтиҗәләре хакында мәгълүмат куелмаган.

Закон буенча, җирле үзидарә органнары массакүләм мәгълүмат чараларына һәм муниципаль берәмлек сайтына үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системасыннан файдаланучы абонентларга су сыйфаты турында, суның сыйфатын тиешле таләпләргә китерү чаралары планы турында, әлеге планнар үтәлеше нәтиҗәләре хакында мәгълүмат урнаштырырга тиеш.

Моннан тыш, җирле үзидарә органнары федераль дәүләт санитар-эпидемиологик күзәтчелек яки су сыйфатының производство контроле тикшерүләре нәтиҗәләрен – су сыйфаты сизелерлек начарлану турындагы мәгълүматны – массакүләм мәгълүмат чараларында һәм муниципаль берәмлек сайтында күрсәтергә бурычлы.

Мондый закон бозулар Кызылъяр, Исергәп, Шалты, Салих, Удмурт Ташлысы, Покров-Урыстамак авыл җирлекләрендә ачыкланган.

Прокуратура әлеге авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре адресларына тикшерү нәтиҗәләре буенча закон бозуларны бетерү һәм гаепле затларны дисциплинар җаваплылыкка җәлеп итү турында күрсәтмә җибәргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев