Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

ЮХИДИ башлыгы балаларны машинада йөрткәндә тизлекне чикләүне тәкъдим итте

Быел балаларны йөртү кагыйдәләрен бозу турында 397,5 меңнән артык административ материал төзелгән.

Россия Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә балаларны зур тизлек белән йөртүне закон нигезендә тыярга тәкъдим итәләр. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.

«Бәлки, балаларны йөртүче өлкәннәр өчен максималь тизлек бусагасын түбәнәйтергә кирәктер», - диде Росссия ЮХИДИ башлыгы Михаил Черников чәршәмбе көнне Хөкүмәт комиссиясе утырышында.

Аның сүзләренчә, «балалар катнашындагы һәлакәтләрнең күбесе машина йөртүчеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан». Быел 397,5 меңнән артык административ материал балаларны йөртү кагыйдәләрен бозу турында төзелгән, дип хәбәр итте Черников.

«Бүген тизлек чикләүләре бар, кешеләр шуны аңларга тиеш: тыелган тизлек үзеңне куркынычсыз тою өчен кирәк. Әгәр мин баланы машинага утыртсам, чынлыкта мин акрынрак барырга тиеш», - диде Черников. Аның фикеренчә, бу нормаларны аңлау автомәктәптә формалашырга тиеш.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/28/192438/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ