Янау чын булмаса да, төрмәсе – чын
Исерек баулылы, танышына үтерү белән янаган өчен, ирегеннән мәхрүм ителгән.
Баулы шәһәр прокуроры ярдәмчесе Лира Сидорова “Баулы-информ” редакциясенә хәбәр иткәнчә, 40 яшьлек баулылы, алкоголь исереклеге хәлендә, таныш хатын-кызының фатирында аны буарга омтылган, үтерү белән янаган.
Гаепләнүче низаг вакытында танышының муеныннан эләктереп алган. Хатын-кыз авыртудан тын ала алмый башлаган. Өстәвенә ир-ат аңа үтерү белән янаган, хатын-кыз килеп туган хәлне гомере өчен чынлап та куркыныч янау дип кабул иткән.
Гаепләнүче башлангыч тикшерү барышында гаебен тулысынча таныган, ә суд утырышында – өлешчә генә.
Баулы суд районының 2нче суд участогы мировой судьясы карары буенча, гаепләнүче җинаять кылуда гаепле дип табылган. Аңа катгый режимдагы төзәтү колониясендә 1 ел 2 айга иректән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләнгән.
Баулы шәһәр прокуратурасы беренче инстанция судының хөкем карары белән ризалашкан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев