Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Урлаган, тик әлегә утырмаган

Баулы шәһәр прокуратурасы урлашкан (гражданинга шактый зыян китереп, чит милекне урлау) 38 яшьлек баулылы Ф.га карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган.

Тикшерү барышында ачыкланганча, июль башында Ф., Исергәп авылында танышлары йортында чагында, гражданка Е.ның кәрәзле телефонын урлаган, аннары җинаять урыныннан качып киткән. Е.га 7500 сумнан күбрәк зыян килгән.

Гаепләнүче Ф. башлангыч тикшерү һәм суд тикшерүе барышында гаебен тулысынча таныган. Китерелгән матди зыянны башлангыч тикшерү барышында ук түләгән.

Ф. Баулы шәһәр суды карары белән җинаять кылуда (Россия Җинаятьләр кодексының 158нче маддәсе 2нче өлеше “в” пункты) гаепле дип табылган. Һәм аңа, бер елга сынау срогы белән, бер елга шартлы рәвештә иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнгән. Моннан тыш, Ф. махсус дәүләт органында ай саен теркәлергә, әлеге органга хәбәр итмичә яшәү урынын алыштырмаска тиеш, дип хәбәр итә шәһәр прокуроры урынбасары Максим Жолобов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев