Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Татарстанда балалар товарларының сыйфаты буенча кайнар линия эшли

Роспотребнадзор белгечләренә 273-15-83 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Татарстанда 20 майдан 3 июньгә кадәр балалар товарлары һәм балалар ялының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләячәк. Бу хакта ТР буенча Роспотребнадзорның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гражданнар тиешле темалар буенча үзләрен кызыксындырган сораулар бирә, шулай ук әлеге категориядәге товарлар һәм хезмәтләргә гамәлдәге норматив гигиена таләпләре хакында тулырак белә алачак.

ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе белгечләре эш көннәрендә - 10.00-17.00, җомга көнне 10.00-15.45 сәгатьләрдә 273-15-83 телефоны буенча шалтыратулар кабул итә. Төшке ял – 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр.

Моннан тыш, гражданнар тәүлекнең теләсә кайсы вакытында 8-8005554943 телефоны буенча Роспотребнадзорның Бердәм консультация үзәгенә мөрәҗәгать итә ала.

Көн саен 9.00-17.00 сәгатьләрдә (бәйрәм һәм ял көннәреннән тыш) кулланучылар өчен (843) 221-90-16 телефоны буенча Консультация үзәгенең кайнар линиясе эшләячәк. Төшке ял – 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/21/186646/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев