Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Татарстан кешесенең картасыннан 900 мең сум акчасын урлаганнар

Урлау” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Казан, 2 февраль, “Татар-информ”). Үзен банк хезмәткәре дип таныштырган бер кеше Татарстан кешесенең картасыннан 900 мең сум алган. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“31 гыйнварда Тукай районының Олы Шилнә авылында яшәүче 36 яшьлек ир-атның телефонына билгесез зат шалтыраткан һәм банк картасын блокировкалау турында хәбәр иткән”, - диелгән ведомство матбугат хезмәтендә. 

Ир-ат үзен банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре дип таныштырган һәм картаның блокировкасын ачу өчен телефонга килгән парольне әйтергә кирәк дигән. Бернидән дә шикләнмәгән карта хуҗасы бөтен саннарны әйткән. Берникадәр вакыттан соң счетыннан 900 мең сумны алганнар.

Зыян күргән ир-ат полициягә мөрәҗәгать иткән. “Урлау” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Банк хезмәткәре буларак шалтыраткан кешенең номеры Мәскәүдә теркәлгән.

https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/02/180065/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев