Тагын ике баулылы машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән
Бу хакта юл хәрәкәте иминлеге район комиссиясе утырышында хәбәр ителде.
Соңгы атнада Баулы районында өч шофёр, транспорт чарасы белән айнык булмаган хәлдә идарә иткән өчен, машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән. Баулыдан Р.Әмиров белән А.Дмитриев һәм Октябрьскидан В.Егоров, автомобиль белән айнык булмаган хәлдә идарә иткәннәре өчен, 1 ел һәм 7 айга транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендәге административ җаваплылыкка тартылган. Шулай ук аларга 30 мең сум күләмендә административ штраф та салынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев