Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

“Соры” хезмәт базары белән көрәшәләр

Баулыда “соры” хезмәт базарын легальләштерү чаралары үткәрелә: шәһәрдәге предприятиеләр һәм шәхси эшмәкәрләр эшчәнлеге тикшерелә.

Шәһәр прокуратурасында “соры” хезмәт базары белән көрәш буенча ведомствоара административ комиссия утырышы булды. Утырышта Баулы шәһәре прокуроры вазифаларын башкаручы Марсель Гыймаев, Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Гозәеров, халык мәшгульлеге үзәге, социаль яклау бүлеге, салым хезмәте һәм башка хезмәтләр җитәкчеләре катнашты.

Утырыш уздыру өчен районда эшсезләр саны арту сәбәпче булган. Эш шунда: ел башыннан эшсезләр саны биш тапкырдан күбрәк арткан. 7 августка булган мәгълүматка караганда, мәшгульлек үзәгендә 643 эшсез кеше исәпләнә.

Утырышка прокуратура һәм административ комиссия игътибарын җәлеп иткән оешмалар җитәкчеләре чакырылган иде. Соңгы вакытта әлеге предприятиеләрдән берничә кеше эштән азат ителеп, халык мәшгульлеге үзәгенә исәпкә баскан. Марсель Гыймаев хезмәткәрләрне азат итү сәбәпләрен, әлеге предприятиедә уртача айлык хезмәт хакы күләмен, салым һәм башка түләүләр буенча бурыч булу-булмауны ачыклады.

Мәсәлән, шәһәрдәге бер сак предприятиесеннән дүрт кеше эштән азат ителгән, аннары алар мәшгульлек үзәгенә исәпкә басканнар, пособие алалар. Балалары булган эшсезләр балалары өчен дә ай саен түләү ала. Әлеге кешеләрнең бу предприятиедә рәсми булмаган төстә эшләүләре ихтимал, дип шикләнәләр.

Утырышта Баулының башка оешмаларындагы хәлләр дә каралды. Мондый утырышлар атна саен булачак. Шулай ук, Марсель Гыймаев билгеләп үткәнчә, формаль булмаган хезмәт мөнәсәбәтләрен ачыклау максатыннан, предприятиеләрдә прокурор тикшерүләре үткәреләчәк.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев