Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Штрафын түләмәгән баулылы өч тәүлеккә кулга алынды

Баулыда яшәүче 1977 елга ир-ат штрафын түләмәгән өчен тоткарланды. Узган елның ноябрендә аны иминлек каешын эләктермәгән килеш автомобиль белән идарә иткәндә ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаткан булган. Штрафын түләмәгән ир-атны административ җаваплылыкка җәлеп иттеләр.

ЮХИДИ хезмәткәрләре быел гына да 15тән артык административ эш ачкан, алар нигезендә административ арест турында җиде карар чыгарылган. Мәсәлән, 30 гыйнварда ЮХИДИ хезмәткәрләре 41 яшьлек баулылыны тоткарлады. Аның иминият документы юклыгы ачыкланды. Ул дустының машинасы белән идарә итә иде. Аның башка закон бозуы да ачыкланды: 2018 елның ноябрендә аны иминлек каешын эләктермәгән килеш автомобиль белән идарә иткәндә ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаткан булган. Ир-атка 1000 сум штраф салынган, тик ул аны түләмәгән. Әлеге гражданинның өлкән яшьтәге әти-әнисе белән яшәве, даими керем чыганагы булмавы билгеле булды. Суд аны өч тәүлеккә кулга алу турында карар чыгарды. Ир-атны, җәза узу өчен,  полициягә алып киттеләр.

Штраф түләмәгән өчен, аресттан тыш, тагын ике төр җәза кулланылырга мөмкин: түләнмәгән штрафтан ике тапкыр күбрәк күләмдә штраф салу яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә җәлеп итү.

Сүз уңаеннан, узган елда җәзалардан  котылып булмау принцибын тормышка ашыру кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре 238 административ эш ачкан, алар нигезендә административ арест турында – 46, ике тапкыр күбрәк күләмдә штраф салу турында – 123, мәҗбүри эшләргә җәлеп итү турында 23 карар чыгарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев