Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Сатучы хаклы булмаган

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына бер ханым кулланучы таләбен үтәүдән баш тарткан сатучының гамәлләренә шикаять белән мөрәҗәгать иткән.

Гражданка 2018 елның 1 декабрендә кибеттә 6700 сумлык газ белән су җылыткыч сатып алган булган. Товарның гарантия срогы – 24 ай. 2020 елның гыйнварында товарда түбәндәге җитди җитешсезлекләр ачыкланган: бераз эшләгәннән соң колонка сүнгән һәм озак вакыт кабынмаган. Товарда җитешсезлекләр гарантия срогы дәвамында ачыклану сәбәпле, сатып алучы кимчелекләре булган товарны алмаштыруны таләп иткән. Тик сатучы товарны алыштырудан баш тарткан, товар техник яктан катлаулы һәм сатып алганнан соң 15 көн узгач, бары тик гарантия ремонты гына булырга мөмкин, дип аңлаткан.

Шуңа бәйле рәвештә кулланучыга “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы Россия Законының 18нче маддәсенә һәм “Техник яктан катлаулы товарлар исемлеген раслау турында”гы Россия Хөкүмәте карарына аңлатма бирелде.

Газ белән су җылыткычлар техник яктан катлаулы товарлар исемлегенә керми, шуңа күрә гарантия срогы дәвамында товарда җитешсезлекләр ачыкланганда, алдан сатучы бу хакта әйтмәгән булса, кулланучы теләсә нинди таләпне, шул исәптән товарны алмаштыру таләбен дә куя ала.

Шулай итеп, сатучының гамәлләрендә гамәлдәге закончалыкны бозу билгеләре карала. Кулланучыга дәгъва төзүдә ярдәм күрсәтелгән һәм кирәкле киңәшләр бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев