Сак булыгыз: кулларда ялган акча!
Белгечләр, теләсә кем ялган акча сугучыларның корбаны булырга мөмкин, дип саный.
Ялган акча югары сыйфатлы булса да, аларны яхшылап карап аерып була. Кәгазь акчаны капшап, бизәк-сурәтләренең күпертмәлелеген, кәгазьнең сыйфатын, кыштырдыймы икәнен тикшерергә киңәш ителә. Кагыйдә буларак, ясалма акча 2 кәгазь ябыштырылып ясала, шуңа күрә ул тыгызрак, катлары аерылыбрак торырга мөмкин.
Ялган акча сугучының тозагына эләкмәс өчен, түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк:
- таныш булмаган кешеләргә акча вакламаска һәм эреләтмәскә;
- автомобиль, күчемсез милек ише зур әйбер сату-алу вакытында кабул итеп алынасы акчаны банкта тикшертү ышанычлырак;
- валютаны, бик отышлы курс буенча тәкъдим итсәләр дә, кулдан сатып алмаска;
- банкоматтан акча алгач, чекларны сакларга.
Сыйфаты шикле купюра кулга керсә, кичекмәстән полициягә хәбәр итеп, ялган акча таратучының төс-кыяфәтен сурәтләргә кирәк. Ялган акчадан котылырга омтылу - җинаять һәм законда шуның өчен 5 елдан 15 елга кадәр срок каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев