Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Сабыйларын калдырып, кибеткә киткән

Кече яшьтәге балаларны өйләрендә үзләрен генә калдырганда ни була? Ни өчен яшүсмер исерткечләр куллана? Полиция хезмәткәрләре бер кызны җәмәгать урынында ике тапкыр битлексез һәм перчаткасыз йөргәндә туктаткан. Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышында әлеге һәм башка мәсьәләләр каралды.

Хәзерге заманда яшүсмерләрнең алкогольле эчемлекләр куллану очраклары, хәтта җәмәгать урыннарында, булып тора. Бу юлы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышына әти-әнисе белән бер кыз килде. Гаилә иминннәрдән санала, яшүсмер моңа кадәр исәптә тормаган. Ул начар компаниягә эләккән, аңа сыра эчәргә тәкъдим иткәннәр. Кызны исәпкә алдылар һәм аңа җәмәгать тәрбиячесе билгеләделәр. Шулай ук яшүсмернең ата-анасына “җәмәгать урынында спиртлы эчемлекләр эчкән өчен” 1,5 мең сум штраф билгеләнде.

Комиссиядә каралган икенче эш битлек һәм перчатка кию белән бәйле тәртипкә буйсынмауга кагылышлы иде. Яшүсмер кыз бер үк җәмәгать урынында ике тапкыр битлек һәм перчаткасыз килеш тоткарланган. Беренче тапкыр туктатканда кисәтү ясалган. Икенче юлы, 7 июньдә, полиция хезмәткәрләре кызга беркетмә төзегән. Кыз үзенең гаебен танымый, штрафны законсыз рәвештә билгеләделәр, дип саный. Моннан тыш, ул полиция хезмәткәрләренең физик йогынты ясауларын, эш машинасына утырырга мәҗбүр итүләрен әйтте. Тоткарлаганда, кыз актив рәвештә каршылык күрсәткән булып чыкты.

Яшүсмернең ата-анасына бер мең сум штраф язылды.

Комиссия күп балалы анага кагылышлы эшне дә карады. Аңа карата башка кешеләрдән мөрәҗәгать кергән. Аларның сүзләренә караганда, әлеге хатын-кызның кече яшьтәге балалары өйләрендә үзләре генә калган. Битараф булмаган күршеләре сүзләренә караганда, аларның тәрәзәләреннән җиргә уенчыклар коелган, шук сабыйлар ташлаган, күрәсең. Тәрәзәләре киереп ачык булган, балаларның берәрсе тәрәзә төбенә менсә, бәхетсезлек очрагы булырга мөмкин иде.

Тулырак мәгълүматларны "Хезмәткә дан" газетасында укыгыз (17.06.2020)

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев