Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Рульдәге исерек – граната тоткан маймылдан да куркынычрак

Элек автотранспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән ир автомобиль белән айнык булмаган хәлдә идарә иткәндә туктатылган, аңа төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләнгән.

Кызганычка каршы, юлларда рульгә исерек килеш утыручылар яки машина йөртү таныклыгыннан башка автомобиль белән идарә итүчеләр кимеми. Менә 39 яшьлек ир-атны да, алкоголь исереклеге хәлендә, республика буйлап машинасында йөргәндә, Баулы районы территориясендә юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре тоткарлаган. Аңа карата җинаять эше кузгатылган. Әлеге эш турында редакциягә Баулы шәһәр прокуроры урынбасары Максим Жолобов хәбәр итте.

Россия эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре гаепләнүченең машинасын Баулы районы территориясендә Уба – Әпсәләм автоюлының беренче чакрымында туктаткан. Ир-ат Чистай шәһәре кешесе булып чыккан. Чистай суд районы 2нче суд участогының мировой судьясы карары нигезендә, ул, исерек хәлдә руль артына утырган өчен, 1,5 елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган, аңа 30мең сум административ штраф салынган. Тик бу җәза аңа сабак булмаган. Һәм менә берникадәр вакыт узгач, ул транспорт чарасы белән кабат исерек хәлдә идарә иткән. Һәм исереклек халәтенә медицина тикшерүе узудан баш тарткан. Башлангыч тикшерү һәм суд тикшерүе барышында ир-ат гаебен тулысынча таныган.

Баулы шәһәр суды гаепләнүчене җинаять кылуда гаепле дип тапкан һәм, ике елга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 160 сәгатькә мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза билгеләгән.

Баулы шәһәр прокуратурасы беренче инстанция судының хөкем карары белән ризалашкан.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев