Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Руль артындагы исерек – җинаятьче

Автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткән өчен, 27 яшьлек баулылы бер елга иректән мәхрүм ителеп, катгый режимдагы төзәтү колониясенә җибәрелә.

Баулы шәһәре прокуроры урынбасары Артём Родионов хәбәр иткәнчә, прокуратура Баулы районының 27 яшьлек кешесенә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган.

Суд утырышында ачыкланганча, әлеге егетне, “Баулы-Потап-Томбарлы” әйләнеп үтә торган юл участогында алкоголь исреклеге хәлендә ВАЗ-21140 маркалы автомобиле белән идарә иткәндә, ЮХИДИ бүлекчәсенең юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре туктаткан. Аның элек тә шундый ук җинаять өчен җаваплылыкка тартылганы булуы ачыкланган.

Суд утырышында ир-егет җинаять кылганлыгын тулысынча таныган, үкенүен белдергән.

Суд аны Россия Җинаятьләр кодексының 264.1нче маддәсендә каралган җинаятьне кылуда (исерек хәлдә РФ Җинаятьләр кодексының 264.1нче маддәсендә каралган җинаятьне кылган өчен хөкем ителгән затның айнык булмаган хәлдә автомобиль белән идарә итүе) гаепле дип тапкан.

Суд карары белән, аңа катгый режимдагы төзәтү колониясенә бер елга иректән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләнгән. Шулай ук ул өч елга транспорт чаралары белән идарә итү юнәлешендәге эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителгән.

Фото: pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев