Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Роспотребнадзор бер тоннадан артык балык һәм диңгез продуктларын әйләнештән алды

Продукциянең срогы чыккан яисә төргәгендә җитәрлек мәгълүмат булмаган.

Яраклылык срогы чыккан һәм товар турында тулы мәгълүмат булмаганлыктан, Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе бу ярты ел эчендә бер тоннадан артык балык һәм диңгез продуктларын әйләнештән алган. Бу хакта ведомство хәбәрендә әйтелә.

Идарә хезмәткәрләре беренче яртыеллыкта 258 сәүдә һәм җәмәгать туклануы объектын тикшергән, анда меңнән артык балык продукциясе, шул исәптән балык консервлары тикшерелгән.

«Тикшерелгән продукция үрнәкләрендә патоген микроорганизмнар, токсик элементлар, пестицидлар, гистамин, генно-модификацияләнгән организмнар һәм радионуклидлар табылмады. Тикшерелгән 14 балык һәм һәм башка объектлар үрнәгендә җитештерелгән глазурьның массакүләм өлешендә гигиена нормативлары артып китүе ачыкланды.

Бигрәк тә Кытайда, шулай ук Россиянең башка субъектларында (Мәскәү, Калуга, Свердловск, Самара, Калининград һәм Ульяновск өлкәләре, Санкт-Петербург шәһәре) глазурь артып киткәнлеге ачыкланды», - диелә идарә хәбәрендә.

Чыганак: Татар-информ

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ