Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Ришвәт алганга җәза бирелә

Вазифаи бурычларын үтәгәндә ришвәт алган 39 яшьлек бөгелмәле Баулы шәһәр судының гаепләнүче эскәмиясенә эләккән.

Баулы шәһәр прокуроры урынбасары Артём Родионов мәгълүматына караганда, гаепләнүче (юл-патруль хезмәте инспекторы) “Казан – Оренбург” автоюлының 347нче чакрымында әйләнүле юл чатында вазифаи бурычларын үтәгәндә, Киа Соренто автомобилен туктаткан. Инспектор машина йөртүчегә аның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозганлыгын әйткән һәм, административ җаваплылыкка тартмас өчен, акча таләп иткән. Машина йөртүче, килеп туган хәлне исәпкә алып, гаепләнүченең законсыз таләбе белән ризалашкан һәм аның исәп-хисап счётына 1500 сум акча күчергән. Инспектор аны җибәргән.

Гаепләнүче суд утырышында гаебен танымаган.

Суд карары белән, аңа 50 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләнгән.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев