Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Полицияне алдарга маташкан

32 яшьлек баулылы, җинаять кылыну турында күрәләтә ялган хәбәр өчен, суд эскәмиясенә эләккән.

Әлеге эш турында Баулы шәһәр прокуроры урынбасары Максим Жолобов хәбәр итте.

Гаепләнүче хатын-кыз, Россия эчке эшләр министрлыгының Баулы районы бүлегенә килеп, паспортын һәм дәүләт пенсия иминият таныклыгын урлаулары турында гариза язган. Аны күрәләтә ялган хәбәр өчен җинаять җаваплылыгы турында кисәтү дә туктатмаган. Ни өчен шулай эшләве билгесез. Хатын-кызның дежур частька биргән гаризасын җинаятьләр турында хәбәрләрне исәпкә алу китабына теркәгәннәр. Гариза нигезендә, документлар урлау турында җинаять эше ачылган. Башлангыч тикшерү барышында ачыкланганча, урлашу факты бөтенләй булмаган. Нәтиҗәдә, җинаять вакыйгасы булмау белән бәйле рәвештә, җинаять эше туктатылган.

Гаепләнүче башлангыч тикшерү һәм суд тикшерүе барышында гаебен тулысынча таныган.

Баулы шәһәр суды нигезендә, гаепләнүче җинаять кылуда гаепле дип табылган. Аңа дәүләт файдасына биш мең сум штраф рәвешендә җәза билгеләнгән.

Баулы шәһәр прокуроры судның хөкем карары белән ризалашкан.

Фото: /pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев