Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Өйдә тәртип бозучыны хөкем иткәннәр

Баулы шәһәр прокуратурасы бергә яшәгән хатын-кызга һәм аның баласына үтерү белән янаган 22 яшьлек баулылыга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган.

Гаепләнүче С., исерек хәлдә, пычакны муенына терәп, кече яшьтәге Г.ны куркыта. Аннары, низаг чыгарып, үзе белән бергә яши торган йөкле хатын-кызның муеныннан эләктереп алып, үтерү белән янап, аны буа башлый. Зыян күрүчеләр аның янавын чынга алып, үз гомерләре өчен курка калалар. Гаепләнүче С. башлангыч тикшерү һәм суд тикшерүе барышында үз гаебен тулысынча таныган. Баулы районы мировой судьясы С.ны җинаять кылуда гаепле дип тапкан һәм аңа ике җинаять буенча 300 сәгатькә мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза билгеләгән. Суд зыян күрүчеләрнең яклар килешүе өчен җинаять эшен туктату турындагы үтенеч гаризасын канәгатьләндерүдән баш тарткан. Баулы шәһәр прокуратурасы мировой судья карары белән килешкән, дип хәбәр итте редакциягә Баулы шәһәр прокуроры вазифаларын башкаручы Максим Жолобов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ