Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Баулылы өй арестында торырга теләмәгән

Өй аресты рәвешендәге чараны үтәмәү штраф салуга һәм сак астына алуга китергән. Бу хакта Баулы шәһәр суды хәбәр итте.

2010 елда Россиядә суд өй аресты чарасын куллана башлады. Хәзер тикшерү барган вакытта СИЗО урынына билгеле бер вакытка өй аресты билгеләнергә мөмкин. Узган елның февраленнән Россия хөкүмәте карары буенча, өй арестындагы гражданнарның махсус җайланма (электрон браслет) йөртү регламентын билгеләде. Электрон браслет шикләнелүче кешенең кайда булуы турындагы сигналны полиция дежурные пультына хәбәр итеп тора.

Баулы суды чит милекне урлау турындагы җинаять эше буенча бер баулылыга өй аресты рәвешендә чара билгеләгән булган. Шуның белән бәйле рәвештә, җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе шикләнелүчегә карата электрон браслет куллану турында карар чыгарган. Әлеге җайланманы биргәндә, аның сакланылышы өчен җаваплылык турында аңлатканнар. Күрәсең, контрольдән качарга тырышып, шикләнелүче электрон браслетның каешын кискән һәм аны фатир балконыннан ташлаган. Шуның белән бәйле рәвештә, суд ир-атка карата сак астына алу рәвешендә чара сайлаган.

Моннан тыш, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте Татарстан идарәсенең җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе, гражданлык суд производствосы кысаларында, дәүләткә китерелгән шактый күләмле матди зыянны (электрон браслетка зарар китерү) түләтү турында дәгъва гаризасы белән Баулы шәһәр судына мөрәҗәгать иткән.

Милек әлеге баулылыга ышанып тапшырылганга күрә, һәм ул электрон браслетка зарар китерүдә үзенең гапсез булуын дәлилләмәгәнгә, суд дәгъва таләпләрен канәгатьләндергән һәм иректән мәхрүм итү рәвешендәге җәза узучы әлеге баулылыдан зыянны тулысынча түләткән.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев