Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Әнисе белән ачуланышып, исерек килеш машинага утырган

Ике баулылы юл-транспорт һәлакәтендә җәрәхәтләнгән. Әлеге факт буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылган.

Баулы районы Советы бинасында юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды. Сәбәбе – күптән түгел булган авария.

Юл-транспорт һәлакәте иртәнге сәгать дүртләр тирәсендә Баулы автоюлының өченче чакрымында булган. 18 яшьлек баулылы, машина йөртү таныклыгы булмаган килеш, исерек хәлдә машина белән идарә итеп, тоткарлыккка бәрелгән. Автомобиль каршы якка юл читенә очкан. Машинада 16 яшьлек пассажир да булган. Яшүсмерләрнең икесе дә Бөгелмә район үзәк хастаханәсенә җибәрелгән. Әлеге факт буенча административ хокук бозу турында эш ачылган.

Авария алдыннан, 18 яшьлек егет, әнисе белән ачуланышып, әтисенең автомобиль ачкычын сорамыйча алып, машина белән чыгып киткән. Әнисе әйтүенчә, шуннан соң улы аның белән элемтәгә кермәгән, телефоннан шалтыратуга җавап бирмәгән. Бу төнне егетләрнең кая баруы билгеле түгел.

Утырышта егетләрнең тренерлары белән дә әңгәмә уздыру тәкъдиме әйтелде. Яшүсмерләрнең икесе дә моңа кадәр актив рәвештә спорт белән шөгыльләнгән. Күп кенә укучылар өчен тренерлары авторитет булып тора, шуңа күрә аларның сүзләренә колак салырга мөмкиннәр.

Моннан тыш, тагын бер сорау туды: ни өчен автомобиль ачкычы кеше алырлык урында булган? Чөнки әти-әниләре улларының машина йөртү таныклыгы булмавын белгән бит.

Кайчагында бәхетсезлек очраклары ата-аналарның ваемсызлыгы аркасында килеп чыга. Утырышта Баулыда булган бер хәлне искә алдылар. Ата-ана кече яшьтәге балалары белән “Нефтьче” паркында йөргәндә, әти-әнисе игътибарын читкә юнәлткән арада, өч яшьлек сабыйлары бассейн территориясендәге вышкага менгән. Парк сакчысы баланы күреп алмаса, бәхетсезлек килеп чыккан булыр иде.

Сөйләп торасы да юк: күп кенә өлкәннәр юл аша тиешсез урыннан яки светофорның кызыл уты янганда чыга. Шулай булгач, юлларда аварияләрнең булуына аптырыйсы да юк.

Тулырак мәгълүматларны "Хезмәткә дан" газетасында укыгыз (17.06.2020)
Тулырак: http://bavly-tat.ru/news/keshe-%D2%BB%D3%99m-kanun/sabyylaryn-kaldyryp-kibetk-kitkn
Тулырак мәгълүматларны "Хезмәткә дан" газетасында укыгыз (17.06.2020)
Тулырак: http://bavly-tat.ru/news/keshe-%D2%BB%D3%99m-kanun/sabyylaryn-kaldyryp-kibetk-kitkn

Тулырак мәгълүматларны "Хезмәткә дан" газетасында укыгыз (17.06.2020)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев