Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Намуслы сатып алучылар торакны югалткан өчен компенсация алачаклар

2020 елның 1 гыйнварыннан торак урынын югалткан өчен намуслы сатып алучыларга акчалата компенсация түләү кагыйдәләре гамәлгә керде.

Татарстан буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Людмила Кулагина аңлатканча, тормышта шундый хәлләр дә була: гражданның күчемсез милекне барлык кагыйдәләр буенча сатып алуы, ә аннан соң сату-алу турында берни дә белмәгән һәм хәзер үз мөлкәтен кире кайтаруны таләп иткән законлы милекчесе булуы ачыклана. Бу очракта намуслы сатып алучы урамда калырга мөмкин.

Яңа кагыйдәләр буенча, торактан мәхрүм ителгән намуслы сатып алучы, аның файдасына зыяннарны түләтү турында суд карары булса, дәүләт хисабына компенсация таләп итә ала.

Компенсация суммасының иң чик күләме яңа кагыйдәләр белән билгеләнми. Компенсация күләме реаль зыянны тәшкил итүче сумма нигезендә, яки намуслы сатып алучының үз таләбе буенча, торак бинаның кадастр бәясе күләмендә суд тарафыннан билгеләнәчәк.

Дәүләт тарафыннан компенсация түләгәндә, хакимият органнары шулай ук киләчәктә намуссыз сатучыга китерелгән зыянны каплау өчен регресс дәгъвасы бирү хокукына ия булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев