Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Начарлыкка тиз өйрәнәләр

Кайвакыт ата-аналар балаларының ялын тиешенчә оештыра алмый, шунлыктан проблемалар килеп чыгарга мөмкин.

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышында  балалар тарафыннан хокук тәртибен бозуның 3 очрагы каралды. Начарлык кылганда, балалар һәм яшүсмерләр вәзгыятьнең җитдилеген тулысынча аңлый һәм бәяли алмыйлар. Алар өчен хокук бозу – бу, мәсәлән, яңа хис-кичерешләр алу ысулы яки яшьтәшләренә үзләренең мөстәкыйльлеген исбатлау чарасы. Мәсәлән, бер яшүсмер, кибет басуда кызыксынудан катнашкан. Малай мондый эшкә дуслары белән барган, ә сату залына кергәч, башка малайлар товар эләктергән вакытта (электрон тәмәке), үзенә берни дә алмаган. Бала мәктәптә яхшы укый, аның элегрәк мондый начар гамәлләр кылганы булмаган.

Икенче очрак та Баулының бер сәүдә ноктасында булган. Укучы кыз яшертен рәвештә кибеттән товар алып чыккан. Мәктәпне алыштырганнан соң, баланың артык эмоциональлеге күзәтелә башлаган. Комиссия әгъзалары ата-аналарга кызны психологка әңгәмәгә җибәрергә киңәш итте.

Өченче бала һәм аның әти-әнисе утырышка килмәде.

Ике очракта да балалар тулы, мул тормышлы гаиләләрдә тәрбияләнә. Ата-аналар исерткеч эчемлекләр белән мавыкмый. Ике очракта да төп проблема – балаларның мәшгульлеген һәм ялын тиешенчә оештырмау. Комиссия ике әнигә дә үз балаларына күбрәк игътибар бирергә, аларны яратуларын күрсәтүдән курыкмаска һәм балаларының аралашу даирәсен контрольдә тотарга киңәш итте.

Хокук бозучыларга, балигъ булмау сәбәпле, җинаять эше кузгатылмый, әмма балаларны полициядә исәпкә куйганнар. Әгәр ярты ел дәвамында аларның башка хокук бозулары күзәтелмәсә, аларны исәптән төшерәчәкләр. Әлеге балаларга полиция һәм мәктәп хезмәткәрләреннән җәмәгать тәрбиячеләре беркеткәннәр. Балалар белән шәхси профилактик эш оештырылачак.

Хәзерге вакытта Баулы районында ведомствоара исәптә 17 гаилә тора, аларда 39 балигъ булмаган бала тәрбияләнә.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев