Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Мошенниклар тик ятмый

Массаж ясау җайланмалары сатучы мошенниклар биш ел элек тә, ун элек тә булган, хәзер дә бар. Нигездә, аларның тозагына өлкән яшьтәгеләр эләгә. Массакүләм матбугат чаралары аша алар турында язып, кисәтеп торсалар да, өлкәннәр бернәрсәгә яраксыз әлеге товарларны сатып алуларын дәвам итәләр. Редакциягә шундый хәлләрнең берсе турында Баулы шәһәр суды консультанты Светлана Закирова хәбәр итте.

Баулы шәһәр суды шәһәрдә яшәүче пенсионер хатын-кызның массаж ясау җайланмасы саткан кешегә карата дәгъва гаризасы буенча гражданлык эшен караган.

Эш болай бола. Язмача чакыру һәм күп тапкырлар шалтыратулардан соң, М. товарны бушлай тәкъдим итү чарасына бара. Шунда аның фамилиясе бүләк алучылар исемлегендә булуын әйтәләр. Бәйрәм, бүләкләр тапшыру атмосферасында аңа документларга кул куярга, зур булмаган күләмдә акча түләргә тәкъдим итәләр. Өенә кайтып, җайланманы куллану инструкциясен игътибар белән өйрәнгәннән соң, М. товарның кирәксез икәнен аңлап ала.

Суд, гражданлык эше материалларын өйрәнеп, товар сатучының гамәлләрен агрессив маркетинг итеп характерлый, сатып алучыга килешү характерын бәяләргә һәм товарны ирекле рәвештә сайларга мөмкинлек бирелмәвен билгели. Суд, техник яктан катлаулы көнкүреш техникасын сатуда күп санлы җитешсезлекләр булганлыгын ачыклап,  дәгъва гаризасын канәгатьләндергән һәм сатып алу килешүен өзү, сатучыдан товар бәясен, әхлаки зыянны һәм кулланучының таләпләрен ирекле рәвештә үтәмәгән өчен штраф түләттерү турында карар чыгарган.

Кызганычка каршы, мондый хәлләр кайбер кешеләр өчен сабак булмый, чөнки шәһәр судына шундый дәгъва гаризалары керү дәвам итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев