Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Мираска ия булырга соңга кала күрмәгез

Мирас мәсьәләсе баш авыртуына әверелергә мөмкин. Эш акчада түгел. Күп санлы шартлар тиешле милеккә ия булуга киртә тудыруы ихтимал. Шундый шартларның берсе – милеккә ия булу вакыты.

Төрле сәбәпләр аркасында мирасчылар мираска вакытында ия булмыйлар, нәтиҗәдә милектән бөтенләй дә колак кагулары бар. Баулы шәһәр суды консультанты Светлана Закирова шундый эшләрнең берсе турында хәбәр итте.

К., милекчелек хокукларын торгызып, җир участогы белән торак йортка ия булу өмете белән судка мөрәҗәгать иткән. Гаризасында ул, иректән мәхрүм итү урынында булу сәбәпле. мираска вакытында ия булмавын күрсәткән. Ул иреккә чыкканчы, милекне икенче кеше үзенә теркәгән.

Суд утырышында ул кеше К.ның дәгъва гаризасын танымаган.

Суд гражданлык эшен карау барышында, ачыклаганча, К.га мирас турында хәбәр ителгән, иректән мәхрүм итү урынында булса да, нотариуска мирасны кабул итеп алу гаризасы белән мөрәҗәгать итү хокукыннан мәхрүм ителмәгән булган. Шуңа күрә суд мирасны кабул итеп алу вакытын озайтмаган, К.ның дәгъва гаризасын канәгатьләндермәгән.

Суд карары белән ризалашмыйча, бер ай эчендә шикаять белдерергә мөмкин.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев