Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Машина йөртүче җәза алды

Баулы ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре административ штрафларын вакытында түләмәгән машина йөртүчеләрне ачыклауга юнәлдерелгән рейдларны даими үткәреп тора.

ЮХИДИ хезмәткәрләре шундый рейдларның берсендә 1980 елгы машина йөртүчене тоткарлаган. Эш шунда, элегрәк аңа юл хәрәкәте кагыйдәләрен  бозган өчен беркетмә төзелгән, 500 сум штраф салынган булган. Тик ул аны вакытында түләмәгән, шуңа күрә аны Россия административ хокук бозулар турындагы кодексының 20.25нче маддәсе буенча административ җаваплылыкка җәлеп иткәннәр. Исегезгә төшерәбез: машина йөртүче билгеләнгән административ штрафны ике ай эчендә түләмәсә, инспекторлар аңа карата алда телгә алынган маддә буенча беркетмә төзергә хокуклы.

Машина йөртүче судта әйткәнчә, ул үзенә штраф салынуын белмәгән, шуңа күрә аны түләмәгән. Суд түләнмәгән штраф суммасыннан икеләтә күләмдә штраф салу турында карар чыгарган.

Штрафны вакытында түләмәгән өчен, түләнмәгән штраф суммасыннан икеләтә күләмдә штраф салудан тыш, тагын ике төр җәза билгеләнергә мөмкин –  арест яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр.

Баулы ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Айрат Нуркаев сүзләренә караганда, агымдагы ел башыннан административ штрафларын вакытында түләмәгән 145 машина йөртүче ачыкланган.

Баулы ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре суд приставлары хезмәте белән дә уртак рейдлар оештыра, алар барышында машина йөртүчеләрнең бурычлары булу-булмау тикшерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ