Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының баш архитекторы тоткарланган

Татарстанда полиция хезмәткәрләре законсыз рәвештә акча алу фактын ачыклаган. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору Идарәсенең икътисади куркынычсызлык бүлеге хезмәткәрләре акчалата бүләк алган өчен Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының баш архитекторын тоткарлаган.

Шикләнелүченең коммерция оешмасы директорыннан Әлмәт шәһәрендә урнашкан мототехника сату һәм ремонтлау буенча сәүдә үзәге төзүгә комачауламаган өчен 130 мең сум күләмендә законсыз рәвештә акча алуы ачыкланган.

Акчалар әлеге төзелә торган объект буенча күрсәтелгән архитектура хезмәтләре өчен түләү сыйфатында аффилирлы оешманың исәп-хисап счетына күчерелгән.

 

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев