Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Хөкем ителгән баулылы эшкә урнаша алмаган

Баулы прокуратурасы җинаять җәзаларын үтәтү законнары таләпләре бозуны ачыклаган.

Татарстан республикасы Баулы шәһәр прокуратурасы Баулы муниципаль районы территориясендә хөкем ителүчеләр төзәтү эшләре рәвешендәге җәзаны узганда закон үтәлешен тикшергән.

Тикшерү барышында ачыкланганча, җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе күрсәтмәләре буенча төзәтү эшләре билгеләнгән кеше “Безнең ишегалды” торак милекчеләре ширкәтенә эшкә урнашырга һәм шунда төзәтү эшләре рәвешендәге җәзаны үтәү өчен җибәрелгән булган. Әмма аны, вакансияләр булмауны сәбәп итеп, эшкә алудан баш тартканнар.

Шул ук вакытта Баулы шәһәре халык мәшгульлеге үзәге мәгълүматына караганда, “Безнең ишегалды” торак милекчеләре ширкәтендә ачык вакансияләр булган.

Шул рәвешле, “Безнең ишегалды” Россия Федерациясе җинаять җәзаларын үтәтү кодексының 39нчы маддәсе 1нче өлеше таләпләрен һәм хезмәт законнары нормаларын бозган, эшкә алудан нигезсез рәвештә баш тарткан.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, “Безнең ишегалды” торак милекчеләре ширкәте рәисенә карата федераль закон таләпләре бозылуны бетерү турында күрсәтмә юлланган. Прокурор җавабы акты каралу стадиясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев