Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Кешеләрнең уяулыгы ярдәм иткән

Республика Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре агымдагы айда Баулы районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә контроль буенча 15 чара үткәргән.

Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә закончалык бозылуның ике очрагы ачыкланган. 90 литр алкогольле продукция (шәраб) алынган. 17 мартта Мәскәү-Чиләбе автоюлының 1261нче чакрымында Пермь крае кешесе идарә итүче ДЭУ Нексия автомобиле туктатылган, аның 90 литр алкоголь продукциясе (шәраб) төягәнлеге ачыкланган.

Икенче очракта Баулы шәһәрендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләрнең берсе китерелгән продукция (сыра, сыра эчемлекләре, сидр, пуаре һәм әче бал) кабул итүне раслау яки кабул итүдән баш тарту турында мәгълүматны ЕГАИСта теркәмәгән. Җаваплы затлар, этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукцияне исәпкә алу тәртибен бозган өчен, административ җаваплылыкка тартылган.

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына хуҗалык алып баручы субъектлар да, гражданнар да мөрәҗәгать итә ала.  Алкогольле һәм спиртлы продукция базарындагы закон бозуларның шактый өлеше гражданнардан “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына кергән мөрәҗәгатьләр ярдәмендә ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев