Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Кеше гомере өчен иреге белән түли

Суд баулылыга карата кеше сәламәтлегенә аңлы рәвештә авыр зыян китерү, зыян күрүченең үлүе белән бәйле рәвештә гаепләү карары чыгарган. Җинаять көнләшү нәтиҗәсендә кылынган.

Галимнәр кешеләрнең көнләшү аркасында туган агрессиясен инде берничә йөз ел өйрәнә. Әлеге фактор криминаль статистикага шактый өлеш кертә, чөнки көнләшү нәтиҗәсендә авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр кылынып тора.

Баулы шәһәр суды кеше сәламәтлегенә аңлы рәвештә авыр зыян китергән, кеше үтергән баулылыга карата ачылган җинаять эшен караган.

Тикшерү барышында ачыкланганча, ике ир-ат сүзгә килгән, низаг чыккан. Гаепләнүче, алкоголь исереклеге хәлендә, шәһәрдәге фатирларның берсендә көнләшү аркасында зыян күрүчене кыйнаган, йодрыгы белән күп тапкыр суккан, шул исәптән башына да. Зыян күрүче җәрәхәтләрдән вафат булган.

Суд тикшерү барышында яклар тарафыннан бирелгән дәлилләрне өйрәнгән. Суд гаепләнүчене әлеге дәлилләр нигезендә җинаять кылуда гаепле дип тапкан һәм, гаебен җиңеләйтә торган шартларны исәпкә алып (шул исәптән гаебен тануны), аңа катгый режимда төзәтү колониясенә сигез елга иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев