Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Кайсы очракта алимент түләмәүче җаваплылыкка тартылмый?

Югары суд алимент түләнми торган очракларны атады.

Кеше үз ихтыярыннан тормаган сәбәпләр аркасында акча түли алмаса, алимент түләмәү рөхсәт ителә. Мәсәлән, кеше авырса, армиядә хезмәт итсә, алимент түләмәскә мөмкин. Югары суд шул хакта аңлатты, дип яза ТАСС.

Алимент түләмәү өчен җитди сәбәпләр:

  •   Кешенең үз ихтыярыннан тормаган сәбәп — авыру яки эшкә яраксыз булу.
  •  Алимент башка кешеләр гаебе белән түләнми кала — мәсәлән, хезмәт хакы түләнми, банк сумманы тоткарлап яки хаталы итеп күчерә.
  • Җиңеп булмаслык көч китереп чыгарган вакыйгалар.
  •  Армиягә чакырылу.

Суд ассызыклаганча, кеше алимент күләме белән килешмәсә, бу түләмәү өчен сәбәп була алмый. Алимент күләмен судка шикаять биреп дәгъваларга була. Әгәр кеше алиментка мохтаҗ кеше белән яшәсә дә, ул үзенең алиментын түләүдән азат ителми. Кеше ирегеннән мәхрүм ителгән булса да, аны алимент түләүдән азат итмиләр. Бу очракта суд алиментчыны түләнә торган эшкә җәлеп итүләрен, ул эштән сәбәпсез баш тартмады микәнен тикшерә.

Алимент түләргә тиешле затның балаларына яки ярдәмгә мохтаҗ әти-әнисенә акчаны махсус рәвештә кимрәк түләве ачыкланган очракта, аны административ җаваплылыкка тарталар, диелә хәбәрдә.

Фото: pixabay.com

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/06-03-2021/kaysy-ochrakta-aliment-t-l-m-che-avaplylykka-tartylmyy-5810794

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев