Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Кадастр инженерын ничек сайларга?

Күчемсез милекне профессиональ сатучыны җәлеп итмичә дә сатып алырга яки сатарга мөмкин, ә менә кадастр инженерыннан башка аны кадастр исәбенә куеп булмый. Әлеге белгечнең төп бурычы – җирнең техник планын, җирне тикшерү һәм межалау актын төзү эшләрен башкару. Кадастр инженеры җир һәм корылмаларның барлык кирәкле үлчәмнәрен ала, тиешле мәгълүматны җыя.

Күчемсез милекне кадастр инженерыннан башка рәсмиләштереп булмый, ягъни күчемсез милек объектын кадастр исәбенә куйганда җир участогы, биналар һәм корылмаларның техник документларын әзерләүче белгеч хезмәте таләп ителә. Кадастр исәбенә куюга рөхсәт алуда күп нәрсә кадастр инженерының үз эшенә ничек каравына бәйле. Күп очракта төрле сәбәпләр белән эш вакытлыча туктатылырга да мөмкин. Объектны рәсмиләштерүдән баш тарту очраклары да билгеле. Бу инде никадәр вакытның югалуына китерә, өстәвенә әле акча да җилгә оча. Шуңа күрә кадастр инженерын сайлауга җитди карарга кирәк. Билгеле, кадастр инженерын үз эшенә салкын караганы өчен җәзага тартырга мөмкиннәр. Аның эшчәнлеген контрольдә тотарга вәкаләтле орган – үзе идарә итә торган оешма (СРО). Әлеге оешманың үз бурычларын дөрес итеп башкаруын Росреестр һәм икътисадый үсеш министрлыгы күзәтә.

Хәер, әгәр күчемсез милек хуҗасы үзе дә контролер сыйфатында булса начар түгел. Моның өчен азмы-күпме белемле булу зарур. Мәсәлән, межалау планын әзерләү вакыты закон белән билгеләнмәгән. Әмма шуны да исәпкә алырга кирәк: аның вакытын килешүдә алдан билгеләп куярга мөмкин һәм хәтта кирәк тә.

Күп кенә милекчеләр чикләрне килештерү процессында проблемаларга юлыга. Мәсәлән, межалау уздыру өчен яллаган кадастр инженеры күршедәге җир участоклары хуҗаларын эзләүдән һәм алар белән чикләрне килештерүдән баш тарта. Кешеләр үзләре күршеләре белән сөйләшеп, килештерү актына кул куюларын сорап йөрергә мәҗбүр була. Федераль законнар нигезендә, кадастр инженеры, җир участогының чикләрен билгеләү белән генә чикләнмичә, чикләрне килештерүне дә башкарырга бурычлы. Шуңа күрә заказ бирүче кадастр инженерыннан әлеге эшне үтәвен таләп итәргә хокуклы.

Дөрес төзелгән килешү хаталардан сакланырга ярдәм итәчәк. Чөнки кадастр инженеры кадастр эшләре башкарганда, кадастр исәбенә куяр өчен документлар әзерләгәндә ялгышырга да мөмкин. Шуңа күрә килешүдә шуны күрсәтергә мөмкин: хезмәтләрне сыйфатлы башкару факты – әзерләнгән документларны заказ бирүчегә тапшыру гына түгел, ә мәгълүматларны ЕГРНга кертү дә. Башка сүз белән әйткәндә, кадастр инженеры күчемсез милек хуҗасын барлык этапларда да озатып барырга тиеш: межалау планын (техник планын яки тикшерү актын) әзерләүдән башлап, теркәү органында уңай карар кабул ителгәнчегә кадәр. Шулай булмаса, әлеге килешү нигезендә, кадастр инженеры кадастр эшенең туктатылу сәбәпләрен өстәмә түләүләрсез бетерергә тиеш. Кадастр инженерының җир-милек мөнәсәбәтләрендә мөстәкыйль катнашучы икәнен истә тоту зарур. Соңгы елларда әлеге белгечкә таләпләр һәм үз эшен тиешенчә башкаруына җаваплылык шактый катгыйланды.

Мәсәлән, ел дәвамында кадастр инженеры теркәү органына 140 межалау, техник план һәм башка документлар тапшырган ди. Аларның 35е (25 проценты) дөрес эшләнмәгән, алар төзәтүгә закон нигезендә билгеләнгән вакыт эчендә төзәтелмәгән. Менә бу очракта кадастр инженерын СРОдан чыгарырга мөмкиннәр.

Компетентлы белгечне Росреестрның рәсми сайтында “Кадастр инженерлары реестры” дип аталган махсус сервис ярдәмендә сайларга мөмкин. Биредә алар турында тулы мәгълүмат бар. Әлеге сервиста конкрет кадастр инженерының квалификация аттестаты номерын, кайсы СРОда әгъза булып торуын белергә дә була. Әлеге мәгълүмат кадастр инжерының эш сыйфаты белән канәгать булмаган заказчыга контрольлек итүче органга мөрәҗәгать итү ихтыяҗы туганда файдалы булырга мөмкин.

Татарстан Кадастр палатасы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев