Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Исергәптә трасса буйлап тротуар булачак

Баулы шәһәр прокуроры Федераль юл агентлыгының Идел-Нократ төбәге федераль автомобиль юллары идарәсенә автомобиль юлы участогында тротуар ясау бурычын йөкләү турындагы дәгъва белән Баулы шәһәр судына мөрәҗәгать иткән.

Баулы шәһәр суды матбугат төркеме  мәгълүматына караганда, прокуратураның судка Исергәп авылында “Казан – Оренбург – Акбүләк – Казахстан Республикасы белән чик” Р-239 автомобиль юлының авыл мәктәбе һәм авыл кешеләре йөри торган башка учреждениеләр яныннан уза торган участогын (365нче чакрымнан 367нче чакрымга кадәр) тиешенчә тоту мәсьәләсе буенча  күзәтчелек тикшерүе уздырганнан соң мөрәҗәгать иткән.

Эш материалларыннан күренгәнчә, автоюлның бу участогында тротуарлар юк, бу исә юл хәрәкәтендә ктанашучылар тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра. Билгеле булганча, бу юлда машина күп йөри, һәм Исергәп халкы юлга тротуарлар ясау үтенече белән җитәкчеләргә берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән.

Җирле үзидарә органнары бу факт буенча, автоюлның участогын тиешле хәлгә китерү һәм тротуар ясау таләбе белән, җавап тотучыга мөрәҗәгать иткән. Тик җавап тотучы мөрәҗәгатьне канәгатьләндермәгән.

Суд тикшерүе барышында ачыкланганча, Федераль юл агентлыгының Идел-Нократ төбәге федераль автомобиль юллары идарәсе, “Казан – Оренбург – Акбүләк – Казахстан Республикасы белән чик” автомобиль юлы хуҗасы буларак, гамәлдәге Федераль законнар һәм дәүләт стандартлары таләпләрен үтәмичә, торак пунктта тротуар ясамаган. Суд җавап тотучыга закон бозуны бетерү һәм карар законлы көченә кергән көннән бер ел эчендә, эшләрнең характерын һәм күләмен исәпкә алып, автоюлда тротуар ясау бурычын йөкләгән.

Фото: yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев