Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Исерек килеш йөрү гадәткә керде

Массакүләм мәгълүмат чараларында еш кына исерек килеш йөрүнең нинди нәтиҗәләргә китерүен язалар. Тик кайберәүләр өчен, күрәсең, бу буш сүзләр. Алар янәдән, спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң, руль артына утыралар, үзләренең һәм башка кешеләрнең тормышын куркыныч астына куялар.

Шәһәр прокуроры Татар Кандызы авылында яшәүче 23 яшьлек кешегә карата гаепләү акты раслаган. Шәһәр прокуратурасының матбугат төркеме редакциягә хәбәр иткәнчә, Н. спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң, руль артына утырган һәм трактордан дизель ягулыгын урлау өчен кырга киткән. Урланган әйбер белән кайтканда ул полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана.

Агымдагы елның июнь аенда Н. исерек килеш руль артына утырып полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган иде. Ул вакытта исерек килеш медицина тикшерүеннән баш тарткан өчен административ җаваплылыкка тартыла. Ул чакта суд аңа 30 мең сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләде һәм транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан 1,7 елга мәхрүм ителде.

Шуны исәпкә алып, хәзер аңа җинаятьне кабат кылган, шулай ук урлаган өчен җинаять җаваплылыгы да йөкләргә туры киләчәк.

Исерек килеш руль артына утырырга гадәтләнгән, 1987 елда туган тагын бер баулылы якын арада суд каршына басачак. Ул элегрәк, 2016 елның июлендә, 2017 елның февралендә, 2018 елның ике тапкыр сентябрендә алкоголь кабул иткән килеш автомобиль белән идарә иткән өчен хөкем ителүчеләр эскәмиясенә эләккән иде. Әмма үзе өчен тиешле нәтиҗә ясамаган һәм күптән түгел янә исерек килеш руль артына утырган.

Моның өчен ике елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X