Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Җинаять эшенә нокта куелган

Элек полициядә эшләгән өч хезмәткәр рәшәткә артына китәчәк.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, Баулы шәһәр суды полиция начальнигының оператив эш буенча урынбасары Алмаз Шакировка һәм элек полиция хезмәткәре булып эшләгән ике кешегә хөкем карары чыгарган.

Алмаз Шакиров, Илнур Нәҗметдинов һәм Фәнис Салаватов ришвәт алуда, гадел хөкемне башкаруга комачаулауда һәм вазифаи вәкаләтләрен арттыруда гаепле дип табылган.

Эшнең өч фигуранты да гаебен танымаган. Оперативниклар игътибарына алар 2016 елда, Баулыда ир белән хатынны рәхимсез үтерү буенча тикшерү алып барылганда, эләккән. Һәлак булганнарның күршесе Әбүзәр Гафуров, алда телгә алынган өч хезмәткәрнең басымына бирешеп, ир белән хатынны үтерүдә гаебен таныган. Шулай да чын гаеплеләр табылган – бу Сергей Груняхин һәм аның бертуганы Вячеслав Кексель булып чыккан. Эш Татарстан Югары суды тарафыннан каралган, икесе дә рәшәткә артына киткән.

Суд карары нигезендә, өч хөкем ителүче дә кырыс режимлы колониягә җибәрелгән. Шакировка – 9 елга, Нәҗметдиновка – 9,5 елга, Салаватовка 8,5 елга иректән мәхрүм итү җәзасы билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев