Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Фатирын су баскан кешеләргә китерелгән зыян өчен түләргә туры киләчәк

Баулы шәһәр суды фатирны су баскан өчен зыянны түләтү белән бәйле дәгъва буенча гражданлык эшен караган.

Фатирны су басу сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Мәсәлән, кеше факторы, ягъни өстәге күршеләрнең су кранын ябарга онытулары яки техник сәбәп: разгерметация нәтиҗәсендә торба тишелү, батарея шартлау, кер юу һәм савыт-саба юу машинасы эше бозылу һәм башкалар.

 Шәһәр суды матбугат төркеме редакциягә хәбәр иткәнчә, баулылы милеген (фатирдагы суүткәргеч челтәрне) тиешле хәлдә тотуны тәэмин итмәгән. Нәтиҗәдә, астагы фатирны су баскан. Бу фатирда яшәүчеләр зыянны бәйсез бәяләүчегә мөрәҗәгать иткәннәр, ул фатирны ремонтлауга чыгымнарны 171044 сум дип бәяләгән. Аннары, ремонт бәясен, бәйсез бәяләү хезмәтләрен һәм юридик хезмәтләрне түләү буенча суд чыгымнарын өстәге фатирда яшәүчедән түләтү шарты белән, судка мөрәҗәгать иткәннәр.

Суд тикшерүе барышында түбәндәгеләр ачыкланган: дәгъва белдергән кешеләрнең фатирын су басу өстәге фатирда кухня краны смесителенә салкын су килә торган торба ватык булу нәтиҗәсендә килеп чыккан. Бу эш буенча ике якның да күрсәтмәләре һәм идарәче компания төзегән комиссия тикшерүе акты белән расланган.

Шулай итеп, суд, эш материалларын, шул исәптән эксперт бәяләмәсен өйрәнеп (аның дөреслеге һәм нигезле булуы судта шик уятмаган), дәгъвачыларның зыянны һәм суд чыгымнарын түләтү турындагы таләпләрен тулы күләмдә канәгатьләндергән.

Фото: yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев