Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Бүләксез Яңа ел: “кирәксез балалар”

Баулы районында дистәләрчә бала өлкәннәрнең хаталары аркасында зыян күрә: аерылышу һәм алимент түләүдән баш тарту матди якка гына түгел, бер гаепсез баланың эмоциональ халәтенә дә йогынты ясый.

Баулы районында суд приставларында 2008 елдан 2019 елга кадәрге чор өчен 217 башкару кәгазе бар, берсе – 2008 елгы. Бурычлыларның елдан-ел артуы күзәтелә. 2009 елда Баулыда бары алты бурычлы булган, 2019 елда исә балаларына битараф ата-аналарның саны 111гә җиткән. Билгеле, әти-әниләрнең бер өлеше, эшкә урнашуга, алиментны түли башлый.

Иң элек “бурычлы кеше” төшенчәсенә ачыклык кертеп узыйк. Бу очракта алимент түләүдән баш тарту вакыты түгел, ә түләү вакытын системалы рәвештә бозучылар, ягъни рецидивистлар күз алдында тотыла. Җинаять кануннарында мондый кешеләрне “алименттан качып йөрүчеләр” дип атыйлар. Алар, кагыйдә буларак, күп тапкыр административ, шулай ук җинаять җаваплылыгына җәлеп ителүчеләр.

Баулы районы бүлеге суд приставы-башкаручысы Екатерина Садыйкова сүзләренә караганда, Баулы районында алимент түләүдән баш тартуның төп сәбәбе – элекке ир белән хатын арасында шәхси дошманлык. Ир яки хатын, элекке партнёры белән күрешергә яки аралашырга теләмәве аркасында гына, баласының тормышы белән кызыксынмый. Баланың ни гаебе бар соң, дип сорыйсы килә.

Ул гына да түгел, бурычлылар арасында үзенең баласыннан шулкадәрле читләшүчеләр – хәзерге вакытта җинаять эзләвендәгеләр дә бар. Баулы районында андыйлар 30 кеше исәпләнә.

Алимент түләүдән качып йөрүчеләр арасында, ир-атлар балаларын җиңел генә ташлап китә, дигән фикер яшәп килсә дә, бурычлылыр арасында әтиләр генә түгел, әниләр дә бар. Суд приставы-башкаручысы бурычлы аналарга кагылышлы статистика белән дә таныштырды. Баулы районында алимент буенча бурычлыларның 35 проценты нәкъ менә хатын-кызлар икән (65 проценты – ир-атлар). Бала өчен җир йөзендә бердәнбер булган ана сабыен исерткечкә һәм наркотикка алыштыра...

Аңлавыгызча, әлеге әти-әниләр ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәр, һәм балаларның күбесе әби-бабайлар карамагында түгел, чит кешеләр янында, балалар йортларында яшәргә мәҗбүр.

Билгеле, суд приставлары хезмәте алименттан качып йөрүчеләрдән бурычларын түләттерү өчен мөмкин булганның барысын да эшли. Мәсәлән, суд приставлары-башкаручылар бурычлыларга мәшгульлек үзәгенә исәпкә басарга ярдәм итә (бурычлының соңгы эш урыныннан тиешле документлары булган очракта); аларны административ җаваплылыкка җәлеп итә (сынау эшләре яки 10-15 тәүлеккә арест); җинаять җаваплылыгына тарта, шулай ук мәҗбүри эшләр өчен колонияләр базасында төзәтү үзәкләренә җибәрә, анда аларның хезмәт хакларының 70 проценты тотылып калына. Суд приставлары бурычлының милегенә арест салырга да хокуклы, мәсәлән, автомобильгә. Бәйсез бәяләүдән соң, Росимущество автомобильне сата һәм аның акчасы бурычны түләүгә китә. Бала 18 яшькә җиткәч, әти яки әни судка бурычлыга дәгъва белән мөрәҗәгать итә ала. Бу очракта түләнми килгән еллар өчен бурыч күләменә неустойка да өстәлә.

Евгения ЛЕВАНОВА

Фото: /pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев