Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Биш ай рәшәткә артында утырачак

Административ күзәтчелек шартларын берничә тапкыр бозган ир-атка иректән мәхрүм итү турында карар чыгарылган.

Баулы шәһәр суды 33 яшьлек баулылыга карата гаепләү карары чыгарган. Эш шунда: ир-ат авыр җинаять өчен иректән мәхрүм итү урыныннан чыккан һәм узган елның февралендә аңа административ күзәтчелек билгеләнгән. Ир-ат айга ике тапкыр полиция бүлегенә мәҗбүри килергә тиеш булган. Мондый чара җинаятьләр һәм хокук бозуларны булдырмауга юнәлтелгән. Ир-ат, административ күзәтчелек шартларын тупас бозып, полиция бүлегенә теркәлергә бармаган өчен һәм җәмәгать тәртибен бозганга, ярты ел эчендә дүрт тапкыр административ җаваплылыкка тартылган.

Баулы шәһәр суды, ир-атның шәхесен һәм хөкем ителгән булуын исәпкә алып, башка хөкем карары буенча җәза билгеләнүен һәм аның гамәлләрендә җинаять рецидивын күреп, административ күзәтчелек белән билгеләнгән чикләүләрне берничә тапкыр бозган өчен, аны гаепле дип тапкан. Ир-атка катгый режимлы төзәтү колониясенә биш айга иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнгән.

Фото: /pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев