Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Баулылыны тормыш өйрәтмәсә, суд өйрәтер

Баулы шәһәр суды ике баулылыны автомобиль белән алкоголь исереклеге хәлендә идарә иткән өчен хөкемгә тарткан.

Баулыда яшәүче Х. Россия Җинаятьләр кодексының 264.1нче маддәсендә күзалланган җинаятьне (административ җәзага тартылган зат юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу) кылуда гаепле дип табылган, аңа 120 сәгать мәҗбүри эш һәм транспорт чарасы белән идарә итүдән ике елга мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнгән.

Суд карарыннан күренгәнчә, гаепләнүчене, транспорт чарасы белән идарә иткәндә, узган елның маенда полиция хезмәткәрләре туктаткан булган. Ул алкоголь исереклеген ачыклауга медицина тикшерүе узудан баш тарткан. Нәтиҗәдә аңа штраф салынган, транспорт чарасы белән идарә итүдән 1,5 елга мәхрүм ителгән. Ләкин бу аңа сабак булмаган, агымдагы елның көзендә алкоголь исереклеге хәлендә кабат руль артына утырган. Шулай итеп, ул гаепләнүче эскәмиясенә эләккән.

Шәһәр прокуратурасы матбугат төркеме хәбәр иткәнчә, бу көнне баулылы О. да шундый ук җинаять кылганы өчен гаепле дип табылган. Суд аңа да мәҗбүри эшләр һәм транспорт чарасы белән идарә итүдән ике елга мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләгән.

Фото: http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев