Баулыны кызын җәфалаган өчен хөкем иткәннәр
Баулы шәһәр прокуратурасы 38 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган. Бу хакта редакциягә шәһәр прокуроры урынбасары Артём Родионов хәбәр итте.
Судта ачыкланганча, гаепләнүче балигъ булмаган кызына карата вакыт-вакыт физик көч кулланган.
Гаепләнүче суд утырышында гаебен тулысынча таныган, үкенүен белдергән.
Суд карары нигезендә, аңа ике елга сынау срогы белән шартлы рәвештә өч елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнгән.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев