Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Баулылыны наркотиклар белән мавыгуы иректән мәхрүм иткән

Баулылы С. Баулы шәһәр суды карары белән җинаятьләр кодексының өч маддәсендә күзалланган җинаятьләрне (сату максатыннан тыш, наркотик чараларны шактый күләмдә законсыз әзерләү һәм саклау, наркотик чаралар кулланырга системалы рәвештә бина биреп тору, наркотик чараларны законсыз сату) кылуда гаепле дип табылган.

Суд ачыклаганча, С. агымдагы елның маенда өендә мәк саламы экстракты әзерләгән, ингредиентларын алдан алган булган. Әлеге наркотик чараның бер өлешен үзенең фатирындагы наркоманнар белән кулланган. Калган өлешен шәхси куллану өчен фатирында саклаган.

Моннан тыш, С. 2018 елның җәеннән 2019 елның маена кадәр, полициянең вазифаи затлары кисәтү белдерүгә дә карамастан, наркотик чаралар әзерләү һәм куллану өчен берничә тапкыр танышларына фатирын биреп торган.

Җәза билгеләгәндә, суд С.ның гаебен тулысынча тануын, үкенүен, шулай ук аның һәм якыннарының сәламәтлек торышын гаебен җиңеләйтә торган шартлар рәвешендә исәпкә алган.

Нәтиҗәдә С. гомуми режимдагы колониягә 4,5 елга иректән мәхрүм ителде, дип хәбәр итә Баулы шәһәр суды консультанты Светлана Закирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев