Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Баулылыны чит илгә чыгармаганнар

Баулы шәһәр суды баулылы Д.ның район суд приставлары хезмәтенең пристав-башкаручысына карата язган дәгъва гаризасы буенча административ эшне караган.

Д., кредит буенча бурычы булгач, сәяхәте алдыннан бурычларын тулысынча түләгән һәм суд приставы-башкаручыдан чикләүләрне бетерүен үтенгән. Ләкин августта чикне узганда контроль барышында, чит илгә чыгуга тыю булганлыктан, ике тапкыр Россиядән чыгармаганнар.

Суд утырышында өлкән суд приставы-башкаручы Д.ның таләпләрен танымаган. Аңа карата чит илгә чыгуда вакытлыча чикләүләр турында карарлар чыгарылмавын һәм таможня хезмәтләренә җибәрелмәвен әйтә.

Ләкин эшне судта карау барышында ачыкланганча, Д. бурычларын үтәү белән бәйле рәвештә, суд приставы-башкаручы 2019 елның 8 августында билгеләнгән чикләүләрне бетерү турында башкару производствосын тәмамлаган, ләкин чикләүләрне бетерү турында карарны тиешле инстанцияләргә җибәрмәгән. Шуңа күрә суд, пристав-башкаручы чит илгә чыгуда вакытлыча чикләүләрне бетергәндә Россия суд приставлары федераль хезмәте һәм  Федераль куркынычсызлык хезмәтенең үзара бәйләнеше тәртибен бозган, дигән карарга килде, һәм суд приставы-башкаручының чара күрмәвен таныды, дип хәбәр итә Баулы шәһәр суды консультанты Светлана Закирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев