Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Баулылыга кызларына алимент түләмәгән өчен җәза бирелгән

Баулы шәһәр прокуратурасы 33 яшьлек хатын-кызга карата ачылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган. Бу хакта “Баулы-информ” редакциясенә шәһәр прокуроры урынбасары Артём Радионов хәбәр итте.

Суд баулылыны Россия Җинаятьләр кодексының 157нче маддәсе 1нче өлешендә күзалланган җинаятьне (балаларын карауга акча түләмәү) кылуда гаепле дип тапкан.

Суд билгеләгәнчә, гаепләнүче кече яшьтәге ике кызына 2019 елдан бирле алимент түләргә бурычлы булган. Ләкин узган елның маеннан августына кадәр балаларына алимент түләмәгән, матди ярдәм күрсәтмәгән. Өстәвенә бу хатын-кыз элегрәк шундый ук җинаять өчен җинаять җаваплылыгына тартылган булган, хөкемгә тартылган. Аның алимент буенча барлыгы 42 мең сумнан артык бурычы бар.

Гаепләнүче суд утырышында гаебен тулысынча таныган, үкенүен белдергән.

Суд аңа ай саен хезмәт хакының биш процентын дәүләт файдасына тотып калу һәм сигез айга төзәтү эшләре рәвешендәге җәза билгеләгән.

Фото:  pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев