Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Баулылы җәза алган

Күршесен мәсхәрәләгән 56 яшьлек баулылыга 1000 сум штраф түләргә туры килә. Эшнең нечкәлекләре турында “Хезмәткә дан” редакциясенә шәһәр прокуратурасы матбугат төркеме хәбәр итте.

Баулы шәһәр прокуратурасына Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча бүлегеннән баулылы Г.га карата тикшерү материалы алынды. Ул күршесендә яшәүче хатын-кызны ямьсез сүзләр әйтеп мыскыл итә. Аның хатын-кызның намусын һәм абруен түбәнсетеп, хокук бозу гамәле кылуын ул аңлый.

Баулы шәһәр прокуроры карары белән Г.га карата РФ КоАПның 5.61 маддәсенең 1 өлешендә каралган (мыскыллау, башка кешенең намусын һәм абруен түбәнәйтү) административ хокук бозу турында эш кузгатылган.

Баулы суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы карары белән Г. административ хокук бозуда гаепле дип табыла һәм аңа 1000 сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләнә.

Суд утырышында ир үз гаебен тулысынча таныган һәм тәүбә иткән.

Баулы шәһәр суды карары законлы көченә кергән, яклар тарафыннан шикаять белдерелмәгән.

Фото:  pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев